Авылкайга кайтыйкТуган йорт, туган нигездән
Китәргә мәҗбүрбез без
Бәхет эзләп авылкайдан
Калага күчәбез без
Читтә булсак та күңелдә
Чишмә чылтыраулары
Чишмә суы белән сеңгән
Халкыбызның моңнары
Ак юллар сина, баламАк юллар сиңа, балам
Мин теләк теләп калам
Бәхетле булсын юлың
Яратам сине, улым
Ак юллар сиңа, балам
Мин теләк теләп калам
Бәхетле булсын юлың
Яратам сине, улым
Алдама мэхэббэтнеЙөгереп килеп җитәсең
Карасам бер елмаеп
Тик минем саф хисләремә
Карыйсың син сагаеп
Туң йөрәк белән сөелеп
Татымассың бәхетне
Алтын-көмеш бүләк итеп
Алдама мәхәббәтне!
Бул, бул янымдаБу дөньяда бәхетем син
Барысы синең өчен
Януларым-көюләрем
Аңлата сөю көчен
Бу дөньяда бәхетем син
Барысы синең өчен
Януларым-көюләрем
Аңлата сөю көчен
Жырларга тин ярымЕлмайганда, җаным, сине
Тиңлим якты кояшка
Елмайганда, җаным, сине
Тиңлим якты кояшка
Күрсәм әгәр яшьләреңне
Керәм утлы сагышка
Күрсәм әгәр яшьләреңне
Керәм утлы сагышка
ИзгелекТормыш юллары катлаулы
Изгелекләр аз дибез
Яшәешнең бик тә гади
Серләрен төшенмибез
Серләрен төшенмибез
Гүзәллекне саклап калыр
Җирдә мәхәббәт кенә
Бер-беребезгә ихлас булып
Кеше кунелеАвыр сүзләр әйтеп
Үзәгемне өзмә
Күңел кылым нечкә
Мин аларга түзмәм
Саксыз сүзең белән
Җанга ук кадама
Яралы хисләрне
Кабаттан кузгатма
Синен оченӘгәр сине югалтсам
Мин яши алмас идем
Яз гөлләре шикелле
Шау чәчәк атмас идем
Син булмасаң янымда
Тормышым бармас иде
Яз сулары шикелле
Ашкынып акмас иде
Сонладык димэТашкын булып ургый хисләр
Саф сөю көтә күңел
Мәхәббәттән юанырга
Беркайчан да соң түгел
Соңладык инде димә
Соңламадык әле без
Бер-беребезгә кирәк булып
Әле яшәр көнебез
Союлэрне саклый алмадыкАлтын таулар вәгъдә итмә
Кулларымны тотып үпмә
Мин барыбер кичерә алмам
Минем хисләремнән көлдең
Санламыйча нигә сөйдең
Теләмәдең мине аңларга
Минем хисләремнән көлдең
Санламыйча нигә сөйдең
Тукта, йорэк, ярсымаЯтлар инде без бер-беребезгә
Ярылды бәхетебез урталай
Сары сагыш сарды күгебезне
Сөюебез сүрелде шулай
Тукта, йөрәк, тукта ярсыма
Мин үзем гаепле барысына
Ник соңлап аңлады күңелем
Синсез яшәү мөмкин түгелен
Учак ягыйкИсеңдәме иркәм әле кайчан
Көтә идек очрашуны
Елмаюың синең, көләч йөзең
Йөрәгемне яулады
Учак ягыйк әле, учак ягыйк
Мәхәббәттән янә исерик
Учак ялкынында дөрләп янган
Яшьлекләрне искә төшерик
Эни кадереӘнкәемнең уйчан карашыннан
Күрәм аның узган тормышын
Әнкәемнең уйчан карашыннан
Күрәм аның узган тормышын
Кайгы-хәсрәт белән сынаган
Авыр үткән ачы язмышын
Кайгы-хәсрәт белән сынаган
Авыр үткән ачы язмышын
Эткэй - энкэйӘнкәемнән киткән чакта
Борылып мин карадым
Шундук аны сагынып
Үкси-үкси еладым
Үкси-үкси еладым
Дөнья зарларын онытып
Туган яктан әйләник
Газиз әткәй һәм әнкәйгә
Юлдашын булыймСөям дигән назлы сүзең
Әйтмә әле бүтәнгә
Сөю бит ул бик кадерле
Кадерли белгәннәргә
Күңелеңнең нуры булыйм
Кояшы булыйм әле
Гомереңнең агышында
Юлдашың булыйм әле
Ярым димэАртта калды күпме
Бергә булган кичләр
Бер мизгел эчендә
Сүрелделәр хисләр
Сөю җебен өзде
Тик бер хыянәтең
Эзләмә сәбәпләр
Боздың әманәтем