- Авылдашка
Сәлам авылдаш, сәлам Актанышбаш
Сәлам күрше, сәлам таныш түгел туташ
Исемем Җәлил мин Рөстәм улы булам
Шушы авылдан аңа мәңгелек дан!
Мин аның белән инде таныш бәләкәйдән
Авылымны сөяргә әнкәй белән әткәйдән
Өйрәндем күптән, ничә ел инде үткән
- Без икебез
Сәлам, сәлам дуслар, бу subrA әйе бу Eminem’ның минусы, тик зинһар дуслар чәйнәшә күрмәгез бу аның үзенең минусы түгел дип, нәрсә ошый шуны эшлим, аңлыйсызмы, әйе, һәм бар бер ничә генә сорау: без сезнең белән бердәмме юкмы? Бердәмен бердәм, тик бар бер ничә генә сорау, барыбыр, әйе.
Без икебез синең белән йөрибез
Без, без икебез урамда тырай тибеп
Синең белән нәрсә телибез, без: рэп
Биеккә күтәрелер диеп, яшибез, без
Ә сез нәрсә телисез, нәрсә телисез сез?
“Без белмибез Җәлил без бит телсез
- Вакыт 2
Минем киләчәгем әле генә менә башланды
Үткәнем аңа сикереп менеп ташланды:
“Мин сине җибәрмим, мин синең белән бергә булам
Синең киләчәгең бит – минем балам”
Синең балаң булса да ул минем заманам
Сине истә тотып син диеп артта калмам
Үткән елгы алмам бар дип бу елгысын югалтмам
Хәр нәрсәнең үз вакыты – шуны онытмам
- Матур
Һәр кешенең дустым килә матур яшәсе
Тик беләсеңме әле, әле бар эшләсе
Тик эшнең дә бит үзенең бар бәясе
Барсы да булыр матур – бар сабыр итәсе
Вакыты – такыр, хакы – бакыр
Эшләсе эшләр эшләсе иде былтыр
Халык әйтеме колакка ятсын җиде тапкыр:
“Үзен җиңә алган гына була алыр батыр!”
- Мин сине яратам
Ишетәсеңме мине, мин сине яратам
Күңелдә яра булса да мин мәхәббәт таратам
Дөньяда, чөнки безнең икебезнең арада
Меңләгән дивар булса да, безгә комачауласа да
Хисләрем үсәр генә бит сиңа карата
Син булганда янымда уяна күңел кылларым
Булсаң янымда кыен түгел юлларым
Аларга басасыңдыр белеп яки ялгыш
- Не там где-то там
Итиль Records, subrA, Saruman beatZ
Всё братан круто как ты не крути
Куда ты не иди и куда ты не смотри
Кто сильней в футболе ты или Лоран
Косильни выяснить не спеши есть другие вещи
Хлеще на много, будь собой строго
Ехать далеко тебе пусть домой в Того