Мин синеКил иркәм кил иркәм
Әйдә бир кулыңңы
Икәү бергә атлыйк
Бу тормыш юлыннан
Яратып яратып
Кочармын билеңнән
Безне бәхет көтә
Мәхәббәт илендә
НазымСорасаң син миннән
Ни теләгәнемне синнән
Җавабын бирермен
Бары тик гашыйк күзләр белән!
Сорасаң миннән
Ни теләгәнемне синнән
Җавап бирер бирер бирерләр күзләр!
Назлап мине иркәлә
Сау булСау бул, дип әйтергә ашыкма!
Ачуың килсә дә бер көнне
Сабыр ит, ашыгып яндырма
Икәүләп төзегән күперне
Сау бул, дип әйтергә ашыкма!
Мең кабат уйлагач, кисәрсең
Саумы? дип әйләнеп килерсең
Сәламең алмасам, нишләрсең?
Тот кулымныБелмим, кичләр синсез
Нишләр
Тугелсең син янда
Уттай янам без кабызган сөю учагында
Төшләремә кермә
Мине газаплама
Янган йөрәк, кемгә кирәк?
УткэннэрдэнЯннарыңа очып барыр идем
Кайда булсаң, шуннан табыр идем
Кал, дип әйтсәң, синдә калыр идем
Үткәннәрдән дәшсәң, үткәннәрдән
Синең белән үткәнемә кайтып
Яшәр идем бәхет тәмен татып
Дөньям кинәт китәр иде балкып
Үткәннәрдән дәшсәң, үткәннәрдән