- 17 яшь
Урам буйлап елый-елый кая барасын икэн,йорэгенэ наз салырдай кемне табарсын икэн..17 яшь гомер тугел,ялгышып атламасан..Бер ялгыш бозмас язмышны,тагын кабатламасан...
- жиде адым
Салкын кышкы бураннарда
Мин адашмам дигән идең.
Тайгак көзге сукмакларда
Мин егылмам дигән идең.
Йөрәк ярсу чакта юлда
Миңа җиңел дигән идең.
Минем сулыш юлда иркен,
Мин юл сөяр дигән идең.
- Ирлэр дэ елый
Өметсездән чара таба алмый,
Әрнү соңгы чиккән җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә,качып,
Елый икән, елый ирләр дә.
Язмыш белән көчен сынашканда,
Үземнекен итәм дигәндә,
Кайчакларда күңелләре тулып,
- Нигэ эни
Яланаяк зәңгәр күзле сабый,
Бу тормышта бик күпне аңламый.
Ул, доньяда барысын белүче,
Әнисеннән кабат-кабат сорый.
Нигә,әни бу күкләр гел зәңгәр,
Нигә сары икән бу бәбкәләр?
Ник кайнар кояш,нигә салкын ай,
Ник кычыткан авырттыра шулай?
- су буйлап
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул — бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
- Тонге юл
Күңелнең тулган чагы,
Яна сагыш учагы.
Кемдер китә, кем кала.
Кайгыларга уралып,
Сагышлардан моң алып,
Кемдер юлга кузгала.
Ике урман арасы,
- Торып бас
Кул селтәсә якын дусларың:
"Ул егылды, тормас", - диеп.
Шатлансалар дошманнарың:
"Булмас!", - диеп.
Өметен өзсә туганнарың:
"Ул безнеке түгел!", - диеп.
Сөйгән кешең китсә:
"Ул таш күңел!", - диеп.
- хикмат язмыш
Хикмәт язмыш сыный бөтен яклап,
Ялгыштыра саклап һәр адымда.
Әгәр качсаң, тота куып,
Язмышлардан булмый узып.
Шундый хикмәт, хикмәт язмыш.
Берөзлексез уйнаса да,
Биткә сугып кыйнаса да,
- Шаулый урман
1. шаулый урман шаулый урман
жилэр искэндэ-2раза
сагындыра эниемнен ямап биргэн кулмэклэре
эллэ шуны киеп ускэнгэ
2. шаулый урман шаулый урман
жилэр искэндэ
сагындыра балагачагым искэ тошкэндэ
- Ямьсез кыз
Язгы кичтә нигә син ялгыз
Уналтысы гына тулган кыз?
Нигә очрашырга үгетләп
Сиңа дәшми чибәр егетләр?
Никләргә язмыш шулай кушкан,
Кайдадыр нигә ул ялгышкан?
Нигә күпсенгән гүзәллекне?
Бирмәгән гади чибәрлекне?